«Көлү – файдалы!» (18+)
27
Сентябрь 2022
Сишәмбе
Төрле мәгълүматлар буенча, бер минут көлү бер килограмм кишер, бер стакан каймак ашауга яки бер сәгать актив физик күнегүләр ясауга тиң икән. Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр белән чираттагы очрашуы нәкъ менә шул темага – әдәбиятта юморга багышланды. Хәзерге заман авторлары Алексей Березин һәм Елена Михалковаларның юмористик хикәяләре укылды. Эдуард Асадовның иронияле шигырьләре яңгырады. Чара азагында Наталья Будина фортепиано пьесаларын – «Жорж Бизеның «Пертская красавица» операсыннан «Серенада»ны һәм «Зелёные рукава» халык җырын башкарды. |